2 ноябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының актлар залында зур бәйрәм узды – авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне. Җәйге чорда күмәк хуҗалыкларның басу кырларында армый-талмый хезмәт куйган, урып-җыюга, терлекчелеккә көчен кызганмаган егет-кызларны хуҗалык җитәкчеләре һәм баш белгечләре тәбрикләде: Әтнә районының Тукай, Ленин, Күшәр, Уңыш, Таң, Дусым, Фәйзи Галиев исемендәге, Арча районының “Северный”, “Игенче”, Биектау районының “Серп и молот”, Морки районының “Передовик” күмәк хуҗалыклары. Бәйрәмне техникумның “Импульс” бию төркеме, “Яшьлек” театр студиясе, Фирдүс Кабиров, Илнар Сабиров, Илнур Галимуллин, Айзат Хакимҗанов чыгышлары бизәде.