Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында М. Метерлинк пьесасы буенча балалар өчен "Күк кош" спектакле репетицияләре бара. Пьесаны татар теленә театр артисты Марат Хәбибуллин тәрҗемә итте. Спектакльгә махсус музыканы композитор Юрий Федоров язган. Гадәти репетицияләр белән беррәттән вокал һәм хореография дәресләре дә бара. Спектакльдә Әтнә районы һәм Әтнә мәктәбе укучылары, шулай ук "Ашыт" мәдәни комплексыннан бию төркемнәре катнаша.