30 октябре  Россиядә репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләнеп үтелә

2018 елның 5 ноябре, дүшәмбе

     «Изгелек» үзәгендә репрессия корбаннарын искә алдылар

    Һәр елның 30 октябре  Россиядә репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләнеп үтелә.  “Изгелек” үзәге белгечләре  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торучы балалар белән бергә үзәктә карамакта торучы Хәкимова Равия Галимҗан кызының хәлен белделәр һәм бүләк тапшырдылар.

   Ул күз яшьләре аша үзенең авыр балачагын искә төшерде. “Без – репрессиягә дучар булган корбаннарның балалары.  Бу якты дөньяда безгә яшәве бик авыр булды. Безне онытмаулары бик сөендерә. Искә алуыгыз өчен зур рәхмәт” – диде Равия апа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International