Бөтен республика буенча Урман утырту акциясе уза. «Урман утырту көне» кысаларында Татарстан Республикасының Әтнә районында клиентлар хезмәте белгечләре дә актив катнашты, клиентлар хезмәте бинасы территориясендә агачлар һәм куаклар утырттылар. Төзекләндерелгән, яшелләндерелгән территорияләр, парклар безгә дә, кунакларга да күңелле. Яз көне алар яшелләнерләр һәм белгечләрнең һәм килүчеләрнең күзе шатланыр дип ышанабыз.