Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендә Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган «Гүзәлем Әсәл» спектакле белән гастрольләрдә булды

2018 елның 28 сентябре, җомга

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры коллективы 20-24 сентябрь көннәрендә Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендә Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган «Гүзәлем Әсәл» спектакле белән гастрольләрдә булды. Сәфәр Ч. Айтматовның 90 еллыгы кысалары уңаеннан оештырылды. Бишкәктә Әтнә театры коллективын Кыргызстан халыклары ассамблеясенең «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге" республика иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Ульмаскулова Гөлсинә Хәйдәр кызы җитәкчелек итте. Спектакль Т. Абдумомунов исемендәге кыргыз милли драма театрында ике көн барды.Тамашачылар арасында Гөлсинә Хәйдәркызы, кыргыз яшьләр форумы вәкилләре, язучының сеңлесе Роза Торекул кызы һәм, әлбәттә, быел Татарстан Республикасына кыргыз делегациясе составында килгән Чыңгыз Айтматовның улы Аскар Айтматов та бар иде. Спектакль Кыргызстан телевидениесе буенча турыдан-туры эфирда Кыргызстанның бөтен шәһәрләрендә дә барды. Гастрольләр тәмамланганнан соң Әтнә театры коллективы өчен Иссык күленә һәм Тянь-Шань тавы итәгенә экскурсияләр оештырылды. Кыргызстан татар конгрессы һәм Әтнә театры җитәкчеләре арасында үткәрелгән чараның нәтиҗәләре буенча фикер алышканнан соң, үзара алга таба хезмәттәшлек итү планнары да билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International