“Изгелек” социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагында торучы Сара Зәгыйдулла кызы Галиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 22 сентябре, шимбә

21 сентябрь көнне Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, “Изгелек” социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагында торучы Сара Зәгыйдулла кызы Галиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Үзләренең иң изге теләкләрен җиткерү максаттыннан, юбилярны котларга социаль үзәкнең директор урынбасары Зөлфирә Зөфәр кызы Сәләхиева, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль эшләр буенча белгече Галимҗанова Гөлшат Назыймулла кызы һәм социаль хезмәткәр Хәкимова Гөлназ килделәр. Җитәкче урынбасары барлык хезмәткәрләр исеменнән Сара апага истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International