Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары Казан шәһәрендә үткән «Автосессия – 2018» республикакүләм конкурста катнашып кайтты

2018 елның 22 сентябре, шимбә

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары Казан шәһәрендә үткән «Автосессия – 2018» республикакүләм конкурста катнашып кайтты. Конкурс Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы,  юл куркынычсызлыгы инспекциясе идарәсе тарафыннан үткәрелә. Аның максаты – югары һәм урта профессиональ белем бирүче уку йорты студентлары арасында юл һаләкәтләрен киметү. Әтнә студентлары ярышта уӊышлы чыгыш ясады, иҗади этапта аларга тиңнәр булмады. Юл куркынычсызлыгы турында видеоролик (режиссеры Салахетдинов Р.Р.) җиңүче дипломына ия булды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International