Сатучыларның сәүдә белемнәрен барладык

2018 елның 14 сентябре, җомга

2018 елның 1 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Әтнә районының Олы Әтнә авылында урнашкан «Мирас +» ҖЧҖ сәүдә объектында сатучылар белән сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр буенча өйрәтү характерындагы семинар үткәрде. Шулай итеп, сатучыларга Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нигезендә аңлатмалар бирелде. Тәгаенләп әйткәндә, аларга сатудагы товарларга бәя белешмәлекләрен һәм кулланучы почмагын эшләү кагыйдәләре, сатучы һәм товарлар турында дөрес мәгълүматларны күрсәтү зарурилыгы, рус телендә товарлар турында мәгълүматлар һәм оешманың алтактактасын булдыру зарурилыгы, товар күршелеген саклау, товарларның яраклылык срокларын һәм саклау шартларын күзәтеп бару зарурилыгы турында, шулай ук алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде.

Чараның куллану базарында эшләүче сатучылар һәм хосусый эшмәкәрләрнең хокукый яктан, шул исәптән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча, аң-белемнәрен үстерү максатыннан үткәрелүен дә әйтеп үтик.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International