Студентлар отрядының региональ штабы халыкка хезмәт күрсәтү һәм авыл хуҗалыгы юнәлешендә проектларны тормышка ашыра.

2018 елның 9 сентябре, якшәмбе

2018 елның сентябрь-ноябрь айларында Татарстан Республикасы студентлар отрядының региональ штабы халыкка хезмәт күрсәтү һәм авыл хуҗалыгы юнәлешендә проектларны тормышка ашыра. Традицияларга тугры калып, Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында да узган уку елында студентлар отряды эшчәнлеге торгызыла башлады. 8 сентябрь көнне 11 укучыдан торган отряд Кырым Республикасы Бахчасарай районына виноград бакчаларына эшкә озатылды. Командир итеп Әтнә егете, 411 төркем укучысы Галимуллин Ринат Рамил улы билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International