Бүген, 1 сентябрь көнне, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында Белем көне узды. Быел 150 дән артык студент тәүге кабат техникум бусагасын атлап керде. Залда аларның әти-әниләре, укытучылар һәм килгән кунаклар бар иде. Укучыларны беренчеләрдән булып техникум директоры Каюмов А.Ф. котлады һәм килгән кунаклар белән таныштырып үтте, аларга сүз бирде. Район администрациясе вәкиле Галимҗанов Х.Ф. укучыларны бәйрәм белән котлады, аграр тармакка югары квалификацияле белгечләр әзерләгән өчен коллективка рәхмәтен җиткерде. "Район басу-кырларында өр-яңа техниканы иярләп, бер дигән итеп хезмәт иткән техникум студентларын күреп мин бик горурланам", диде ул. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-телек министрлыгы вәкиле, Казан дәүләт ветеринария академиясе
деканы Файзрахманов Р.Н. котлауларын җиткерде һәм күп еллар укучыларга төпле белем бирүче укытучыларга министырлыкның мактау грамоталарын тапшырды. Алар - директор урынбасары Гарипова Р.М., укытучылар Гәрәева З. Р., Мөхәммәтгалиев И.Н. Традицияларга тугры калып, бәйрәмгә техникумда күп еллар директор вазыйфаларын үтәгән, яшь буынны тәрбияләүгә бөтен гомерен багышлаган Шәрәфиев Зөфәр Шакир улы да килде. Ул да үз чиратында тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Бәйрәм студентларның күркәм чыгышлары белән үрелеп барды. Уку алдынгылары, алдынгы спортчылар барды. Уку алдынгылары, алдынгы спортчылар һәм сәнгатькәрләр мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.