31.08.2018 елда Әтнә муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе булып узды. Киңәшмә эшендә Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Нуриев Ф.М., ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы Халиков И.И., Әтнә район мәгариф бүлеге мөдире Гарипов Л.Т., оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, мәгариф хезмәткәрләре катнаштылар.
Киңәшмә барышында 2017-2018 уку елына мәгариф өлкәсендә укыту һәм тәрбия эшчәнлегенә җентекле анализ ясалды, яңа уку елына максатлар билгеләнде.