Корбан гаете мөбарәк булсын!

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Җыелыш Фирдинат хәзрәтнең Коръән аять-сүрәләрен укуы белән баш­ланды. Районның имам-мөхтәсибе Наил хәз­рәт якынлашучы Корбан гаете белән котлап, шул хакта сөйләде.
– Мәчетләрдә күбрәк тәү­­бә итү турында сөйләү кирәк. Моны 20нче ав­густ – Гарәфә көнне башкару хәер, – ди­де ул.
Чынлыкта, беребез дә гөнаһсыз түгел. “Мин – гөнаһсыз”, дию, үзе зур гөнаһ ул. Кемдер күршесе белән тавышка килгәндер, кемдер туганы белән татулыкны өзгәндер, яисә, авылдашы белән сүзгә килүчеләр бардыр. Гафу сорау, тәүбәгә килү кирәк. Бу очракта Раббыбыз әҗерен Үзе ирештерер.
Корбан гаете, Ураза гаетеннән аермалы буларак, бик мәшәкатьле. Монысы корбан чалу белән бәйле. Шул сәбәпле, бәйрәм вәгазен, Гает намазын һәм хөтбәсен иртәрәк башкару уңышлырак булыр. Бу уңайдан Наил хәзрәт үз фикерен белдерде.
Биредә Татарстан Диния назәрәтенең баш казые Җәлил хәзрәт сүзләрен искә алу урынлы булыр. “Ирекле 18 мең сумың булса, корбан чалу хәерле”, – диде ул.
Җыелышта Рубис хәз­рәт сүз алып, корбан чалу фазыйләтләре белән таныштырды. Аның фикере игътибарга лаек.
– Хәзер корбан чал­ды­ручылар күп. Аң­ла­шыладыр, корбан чалганда укырга дип имамны чакыралар. Чакырган һәрберсенә барып булмаска да мөмкин. Шуңа күрә, мин үзем, тиешле догаларны компьютер аша бастырып, әзерләп куйдым. Корбан чалдыручыга биреп җибәрәм, ул үзе укый ала, – диде.
Гошер сәдакасы турында да сүз булды, аны, гадәттә, бәрәңге ала башлагач җыялар. Димәк, үзен мөселман санаучыга бу хакта да уйларга кирәк. Ә аңарчы, авыл мәчетләренә 1 сентябрь – Белем бәйрәме уңаеннан, беренче тапкыр гыйлем эстәргә баручы сабыйларны котлау турында да уйларга була. Кыскасы, авыл имамнарының һәм мәчетләрнең эше дә күпкырлы.
Ә менә 28 август көнне Бәхтияр авылы имамы Илгизәр хәзрәт барлык имамнарны кунакка чакырды. Мәчет, аның эшчәнлеге белән танышу, үзара фикер алышу өчен бер дигән мөмкинлек булачак бу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International