Алланың рәхмәте – көтеп алынган, заманчалаштырып төзелгән балалар бакчасы капиталь ремонттан соң, бу атнада сабыйларга үзенең ишекләрен ачты.
16 сабыйга исәпләнеп төзелгән балалар бакчасында чыннан да бөтен уңайлыклар да бар. Бакча бинасы бераз үзгәрешләр кичергән – киңәеп, зураеп калган. Балалар уйный торган залның стеналары яңа төс алган, шуның нәтиҗәсендә бүлмә тагын да зураеп, матурланып киткән кебек. Уен почмаклары, уенчыклар да яңадан. Идәндә күмәк хуҗалык ярдәме белән алынган йомшак келәм. Йокы бүлмәләре, уен залының идәннәре бөтен яклап җылытылган. Сабыйларга ашарга пешерү бүлмәсе дә заман таләпләренә туры китереп яңартылган.