Әтнәдә - Тукай бәйрәме!

2018 елның 28 апреле, шимбә

 Бу көннәрдә бөтен татар дөньясы сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итә. Безнең районыбыз да искәрмә түгел. Бүген Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының актлар залында район халкы килгән кунаклар белән бергәләп якташ шагыйребезнең 132 еллыгын билгеләп узды.

Бәйрәм рухы бүген Әтнә һавасына, Әтнә күгенә, әтнәлеләр йөзенә дә күчкән иде кебек. Әтнә техникумы каршында шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып киткән чара уку йортының актлар залында дәвам итте.

 

    Студентлар, мәктәп укучыларының ихлас чыгышларына танылган шагыйрьләр Рифат Җамал, Илсөяр Ихсановаларның тирән хисләр белән сугарылган шигъри тәлгәшләре, якташ шагыйрә Гөлүсә Батталованың күңел кайтавазы бергә бөтерелеп, сәхнә белән залны бербөтенгә әверелдерде. Риваль Хисмәтуллинга кушылып "Туган тел"не җырлаган мизгелдә һәркемнең йөрәгендә горурлык, сызлану, өмет бергә сулкылдады кебек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International