Татарстан шахмат мәктәбенә нигез салучыларның берсе Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә багышлап, Актанышта 14 -15 апрель көннәрендә авыл районнары һәм кече шәһәрләр командалары арасында VIII тапкыр Татарстан беренчелеге үтте.
Дүртәр кешелек 19 команда көч сынашты бәйгедә. Шуларның берсе – безнең Әтнә командасы: Азалия Мифтахова, Самат Шәрәфиев, Камил Кәримов, Алмаз Бадиков.
Бу бәйгегә Татарстан шахмат федерациясе башкарма җитәкчесе, гроссмейстер Илдар Ибраһимовның да килүе – турнирның дәрәҗәсен күрсәтә.
-Җәй көне Актанышта бәлки Татарстан республикасының команда чемпионатын оештырырбыз дигән ниятләре дә бар...- дип ачыклык кертте Раил Шакиров.