ИП Карамов Р.И матурлык салоны хезмәткәрләре өчен семинар

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Әтнә районы Олы Әтнә авылында урнашкан ИП Карамов матурлык салоны хезмәткәрләре өчен Дәүләталкоголь инспекциясенең Арча территориаль органнары тарафыннан семинар укулар уздырылды.

Чара барышында хезмәткәрләргә әлеге өлкәгә караган закончалык турында аңлатулар бирелде. Төп басым халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә басым ясалды.

Соңгы вакытларда әлеге өлкәгә халык тарафыннан мохтаҗлык арта бара. Әмма практика шуны күрсәтә, кулланучы үзенең хокукларын белеп бетермәү нәтиҗәсендә авыр хәлләр кала.

Иң беренче әлеге хезмәтне үтәүче кулланучыга үзенең хезмәтләре турында тулы, төгәл мәгълүмат җиткерергә тиеш.

Оешма иң элек кулланучыга үзенең исеме, эш сәгатьләре, кайңа урнашканлыгы турында элмә такта нәтиҗәсендә мәгълүмат җиткерә.

Шулай ук тәкъдим ителәсе хезмәтләре турында да тулы мәгълүмат булырга тиеш.

Шунысын да әйтергә кирәк, матурлык салоннарында прейкурантлар да булырга тиеш. Юкса, кайбер очракта, кулланучы эш беткәч кенә бәяләр хакында белән. Ә бу исә закон таләпләре бозылуга китерә.

Гомумән, кулланучы үзенең хокукларын әйбәт белергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International