Иске Мәңгәр авылыннан Фарваз әби Хакимуллина узган гомерен искә төшереп әнә шулай ди.
“ Сугыш бар нәрсәгә дә өйрәтте. Урман да кистек, урагын да урдык, атын гына түгел, хәтта сыер җигәргә дә өйрәндек. Иң авыры да әнә шунысы булгандыр. Сыер бит ул ат түгел, тыңлатуы бик авыр“, - дип сөйли әбекәй.