20 май көнне Әтнәдә “Бердәм Россия”нең партия эчендә алдан тавыш бирү – праймериз сайлаулары узачак: авыл җирлегенең округларында депутатлыкка кандидатлыкны дәгъва итүчеләр сайланачак. Кандидатлар кыскача үз платформалары белән таныштырачаклар. Биредә район советы рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Айрат Каюмов та катнашачак.