Студенты Атнинского техникума встретились налоговым инспектором

28 ноября 2014 г., пятница

Әтнә техникумында Федераль салым инспекциясенең Татарстан Республикасы буенча 5нче районара инспекция начальнигы Мөнир Әмир улы Шәйдуллин белән очрашу узды.

Очрашуда катнашкан техникум студентлары биредә бик күп яңалык белделәр. Соңыннан яңгыраган сорауларга караганда, аеруча 13 процент салымны кайтаруга кагылышлысы белән кызыксынучылар бик күп иде. Тормыш агымы белән бергә, салым өлкәсе дә гаять зур үзгәрешләр кичерә. Хәтта аларны аерым җыентык итеп бастырып чыгарырга да өлгермиләр. Шуңа күрә салым инспекциясе начальнигының килүе бик урынлы булды.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International