«Коррупциягә каршы сәясәт» квалификация күтәрү программасы тәмамланды

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Программаны ябу процедурасында йомгаклау сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Коррупциягә каршы тикшерүләр бүлегенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов һәм КФУ дәүләт һәм муниципаль идарәсенең югары мәктәбе директоры урынбасары Илнур Шәрипов чыгыш ясадылар.

            Укыту барышында программа тыңлаучылары коррупциягә каршы торуның хокукый һәм оештыру нигезләре, коррупциягә каршы тикшерүләр оештыру, дәүләт һәм муниципаль хезмәттә мәнфәгатьләр конфликты, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш өлкәсендә коррупцион куркынычларны булдырмау буенча белемнәрне актуальләштерделәр.

            Әлеге программада Әтнә муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Л.М. Фәтхуллина да катнашты.

            Программа электрон тест формасында йомгаклау аттестациясе һәм квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International