1 октябрендә Г.Тукай исемендәге Әтнә драма театры бинасында Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

2019 елның 1 октябрендә Г.Тукай исемендәге Әтнә драма театры бинасында Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр. Театр фойесында кунакларны «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре каршы алды һәм бәйрәм табыны артына чакырды. Кайнар чәй, татлы ризыклар бәйрәм атмосферасы тудырды. Өлкәннәрне бәйрәм белән Әтнә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Ф. Каюмов, Әтнә район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары А. Х. Гарипов, Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе З. В. Галиев, «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры З. З. Сәлахиева һәм ветераннар советы рәисе З. М. Зиннәтов котладылар. Алар районның өлкән яшьтәге кешеләренә нык сәламәтлек, иминлек, туганнары һәм якыннары мәхәббәте, озын гомер һәм гаилә җылысы теләделәр. Чыгышлар вакытында «Демография» милли проектын тормышка ашыру темасына аерым игътибар бирелде. Соңыннан кунаклар өчен Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Мулла» спектакле күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International