Наши дороги.

28 июля 2017 г., пятница

Район үзәге Олы Әтнәдә асфальт юлларны яңарту дәвам итә. Бүгенге көндә “Ак Барс” банкы, мәчет, “Таттелеком” каршындагы мәйданчыкларга асфальт җәяләр. Моннан тыш, яңа асфальттан искесенә кинәт сикереп төшмәс өчен, аларны да тигезлиләр. Бу эшләрне “Татавтодор”ның Арча филиалы Әтнә участогы егетләре башкара. Юл оешмасының тагын бер бригадасы Комыргуҗа-Җөлби юлына таш-ком катнашмасы түши.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International