Свеча памяти.

22 июня 2017 г., четверг

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне алдыннан халкыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батыр­лыгын һәм героизмын мәңгеләштерү максатыннан Яшьләр эше һәм спорт бүлеге “Хәтер шәме “акциясе кысаларында махсус чаралар үткәрде. Шушы уңайдан, 21 июнь көнне кичке 21.00дә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы янында урнашкан һәйкәлгә чәчәкләр салып һәм шәмнәр яндырып сугышта һәлак булганнарны искә алдылар.  Эчке эшләр бүлеге, ветераннар советы һәм иҗтимагый совет әгъзалары да Эчке эшләр министр­лыгы тарафыннан игълан ителгән “Завтра была война” акциясенә кушылып, әлеге чарада катнашырга теләк белдерделәр.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International