Җиде дистәгә якын велосипедчы "Ашыт" спорткомплексы яныннан кузгалып, Олы Әтнә авылының Совет урамы аша узып, әйләнгеч юлдан кабат "Ашыт" комплексы янына кайттылар. Регистрация тәмамлангач, Спорт һәм яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиев барыбызны да бүгенге бәйрәм белән котлап, әлеге чараның тәртипләрен аңлатты. Юллар ябылган иде. Велосипедчыларны "Ашыгыч ярдәм" машинасы озата барды. Ә алда -"ЮХИДИ" машинасы иде.