День защиты детей.

31 мая 2017 г., среда

Балаларга бүләк
Җәйнең беренче көнен Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләп үтәбез. Бу көнне матур чаралар, төрле бәйгеләр уза. Яшьләр эше һәм спорт бүлеге, мәдәният бүлеге белән берлектә быел да балалар өчен кызыклы чаралар үткәрә. “Мир глазами детей” исеме астында балалар арасында асфальтта рәсем ясау буенча бәйге узачак. “Наркотикларсыз тормыш” рәсемнәр бәйгесен үткәрү дә шул көнгә планлаштырыла. Укучылар мәктәп командалары составында  мини футбол буенча да көч сынашырлар дип көтелә. Балаларны шулай ук мәдәният бүлеге тарафыннан әзерләнгән концерт программасы да көтә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International