Геленджикта да без - беренче!

1 июня 2011 г., среда
"Факел" фестивалендә чыгыш ясаучы "Алчәчәк" бию коллективы 23 май көнне Геленджиктан Әтнәгә кайтып төште. Балаларны мәдәният һәм спорт үзәге каршында мәгариф бүлеге җи­тәкчесе Айрат Каюмов, укытучылар, укучылар, әти-әниләр, мәдәният, ки­тапханә хезмәткәрләре һәм без, журналистлар, каршы алдык. Шатлык тулы күз карашлары, бер-берсен сагыну тойгылары, шул ук вакытта күңел түреннән ташып чыккан горурлык хисләре. Һәр­кем менә шундый халәттә иде. Әти-әниләр, бигрәк тә әниләр, бик нык сагыннар иде балаларын. Тукталышта туктар­га азап­­ланган автобус янында: “Абый, җаным, тиз­рәк ач ин­де ишегеңне”, “Абау, та­­гын кире китә мәллә ин­де?” “Сагынып беттек үз­ләрен, талчыкканнардыр инде” кебек сүзләр әй­теп мәш килделәр. Авто­бус ишеге ачылуын да чак көтеп алдылар. Аннан кит­те кочаклашулар, со­раш­тырулары, шампан шә­­рабләре “шартлатулар”.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International