Съезд народов.

25 апреля 2017 г., вторник

Казанның “Корстон” комплексында Татарстан халыкларының III съезды узды. Әлеге съезда безнең районнан да делегатлар катнашты

Татарстан халыкларының III съездында  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Президенты хакимияте җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов, Россия халыклары ассамблеясе советы рәисе Светлана Смирнова, төрле милләт вәкилләре катнашты.

Съезд Россия һәм Татарстан гимнары белән ачылды. Чарага барлык муниципаль берәмлекләрне, милли-мәдәни оешмаларны тәкъдим итүче 730 делегат чакырылган иде. Съездда гражданнар җәмгыяте институтларының дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеге, этномәдәни үсешнең актуаль мәсьәләләре хакында фикерләр алышынды.

Моннан алдагы съездлар 1997, 2007 елларда узган. Алар республикада конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга, тынычлык, татулык сакланышына җитди йогынты ясады.

Республикабызда 173 милләт вәкиле яши. Съездның төп бурычы – барлык милләтләрне, халыкларны берләштерү, аларның телләрен, мәдәниятен, шулай ук милләтара тынычлыкны һәм килешүчәнлекне саклау.

Фәрит Мөхәммәтшин съездны ачып җибәреп, аның Татарстан Конституциясенең чирек гасыр юбилее елында узуы символик мәгънәгә ия булуын да билгеләп узды.

Районыбыз делегаты Гөлшат Закирова да съездан соң булган кичерешләре белән уртаклашты.

  • Бу дөнья үзенең төрлелеге белән кызыклы. Съездга баргач, шуңа игътибар иттем. Без төрле булсак та, безнең уйларыбыз бербөтен. Татарстаныбызда никадәр милләт дус, тату яши. Съездга һәр милләт үзенең милли киеме белән килгән иде. Шулкадәр матур иде, - диде. Мингазиз Зиннәтов исә: “Минем туган авылыма күрше генә рус һәм керәшен авыллары бар иде. Без аларга, алар безгә кунакка килә торганнар иде. Милли бәйрәмнәребезне дә бергәләп үткәрә идек. Минем сабый вакыттагы милләтләр дуслыгы, биредә тагын чагылыш тапты. Милләтләр арасында дустанә, җылы мөнәсәбәт, Аллага шөкер, әле дә дәвам итә, - дип үзенең ихлас хисләре белән уртаклашты.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International