Олы Әтнә авылы мәчетендә Әтнә мөхтәсибәтенең гомуми җыелышы узды

18 мая 2011 г., среда

Буген  Олы Әтнә авылы мәчетендә Татарстан Җөмhүрияте Мөселманнарының Диния нәзарәте (ТҖМДн) Әтнә мөхтәсибәтенең гомуми җыелышы узды. Җыелышта Олы Әтны авыл җирлеге җитәкчесе Хәйретдинов Азат, ТҖМДн гомум бүлек җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиhаншин,  ТҖМДн яшьләр бүлеге вәкиле Нияз хәзрәт hәм авыл мәчетләреннән  24 имам катнашты. Җыелышны  Ильяс хәзрәт  Җиhаншин алып барды.

1 нче көн тәртибе буенча ачык тавыш белән Наил хәзрәт Сәгъдиевны  яңадан 4 елга Әтнә мөхтәсибәтенең мөхтәсибе итеп сайладылар.

2 нче көн тәртибе буенча мөхтәсибәт шурасы итеп Сәгъдиев Наил, Хәйретдинов Азат, Сабиров Галимҗан, Галәвиев Хәйдәр, Халиков Мәннән, Шакиров Рубис сайланды.

3 нче көн тәртибе буенча аксакаллар шурасы итеп Зиганшин Гәрәфетдин, Шакиров Мәсхут, Хакимҗанов Вәгыйз сайланды.

4 нче көн тәртибе буенча ревкомиссия Ахмадуллин Рәшит, Гыйззәтуллин Рифат, Зиннәтов Мингәзиз сайланды.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International