Соревнования по шахматам.

11 апреля 2017 г., вторник

Бәрәскәдә "Ленин" ҖАХК призына шахмат турниры узды, дип хәбәр итте мәктәп директоры Рафис Фатыйхов.

Бәйгедә катнашучылар күп булган. Араларында яшьләр булу аеруча сөендерә: 7 яшьлек Райнур һәм Самат та матур уеннар белән сокландырганнар. Самат "Тамашачылар призы"на лаек булган. Ә инде ярышта хуҗалык рәисе Илгьгиз Хәйруллин да катнашу турнирның дәрәҗәсен тагын да арттырган.

Турнирда беренче урынны Мидхәт Латыпов яулый, икенче урынны Марат Садриев ала. Алар икесе дә Бәрәскәдән. Өченче урынга Бәрәзәдән Рафил Бикмуллин лаек була. "Бүләкләр бик мул иде", - диделәр. Соң, "Ленин"да башкача булса гаҗәп булыр иде!

Турнирны соңыннан баш судья - Раил Шакировның "сеанс одновременной игры" уздыруы тагын да бизәгән. Район чемпионы белән уйнап карарга теләүчеләр шактый булган.

Бәрәскә балалары киләсе уку елыннан башлап шахмат белән җитди шөгыльләнә башлыйлар - районның шахмат мәктәбе белән ике арада килешү төзелгән.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International