Наши долгожители

5 апреля 2017 г., среда

Түбән Бәрәскә авылында гомер итүче Сания әби Фазлыева 95 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Аны Түбән Бәрәскә авылы җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова, ветераннар советы рәисе Сөембикә Садриева, күмәк хуҗалык исеменнән Айсылу Төхбиева, районннан Наил Сибагатов  РФ Президенты Владимир Путин һәм район хакимияте башлыгы Габделәхәт Хәкимов котлауларын җиткерделәр.

Сания әби сөйләгәннәрдән.

Мин Шәйдулла белән Нәфисә гаиләсендә 1922 елны дөньяга килгәнмен. Без дүрт бала булып, 2се кечкенә вакытта вафат булган. Шушы авылда гомер кичердек, илдә булган авырлыкларны, авылдагы барлык газап-хәсрәтләрне бергә кичердек. Без буй җиткәндә, сугыш башланды. Яшь гомерләр урман кисүдән кайтып керә алмый үтеп китте. Колхозның барлык эшләрен эшләдек.

1924 елгы бердән-бер энем сугышта үлеп калды. Бөтен тормыш авырлыклары, әти-әнине карау минем өскә калды. Соңгы 10 елда Бәрәскә урта мәктәбендә җыештыручы булып, лаеклы ялга чыктым.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International