Новости спорта

9 марта 2017 г., четверг

Олимпия системасына нигезләнгән бәйгедә Әтнә, Күәм, Шашы һәм Бәрәскә командалары көч сынашты. Киеренке уеннардан соң финал өлешенә Күәм һәм Шашы командалары чыкты. Финалда шашылар 3:1 исәбенә җиңү яуладылар.

Күәмнән Булат Абдул улы Зарипов өчен бу көн аеруча истәлекле булды: аңа Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты исеменнән мактау кәгазе бирделәр. Мактау кәгазен хөкүмәт вәкиле Алмаз Рәшит улы Хәбибуллин тапшырды. Аерым алганда анда: "... Спортны үстерүгә керткән зур өлешегезне искә алып", дигән сүзләр бар. Күптән лаек иде ул моңа, ихлас котлыйбыз!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International