Наши выиграли среди лучших

9 февраля 2017 г., четверг

Безнекеләр "Иң яхшы"лар арасында җиңделәр.

Хәтерлисездер, "Әтнә силосы - Россиядә иң яхшысы", дип мәкалә язган идек, хәзер аның дәвамы белән таныша аласыз. Әлеге минутларда Мәскәүдә "Агроферма-2017" күргәзмәсе кысаларында "Лучший кукурузный силос-2016" җиңүчеләрен бүләкләү бара. 

Соңгы мәгълүматларга караганда, безнең "Шахтер" һәм "Тукай" хуҗалыклары искиткеч нәтиҗәләргә ирештеләр: "Шахтер" - I,  "Тукай" III урын яулады. Икенче урынны Чиләбе өлкәсенең "Коелгинское" фермасы алды.

Россиянең бу өлкәдәге "Иң яхшы" 10 хуҗалыгы арасына узу үзе үк зур җиңү санала. Ә монда - безнекеләр "Иң яхшы"лар арасында җиңделәр.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International