Международный день борьбы с коррупцией

10 декабря 2016 г., суббота

Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Күлле Киме мәдәният йортында мәктәп укучылары белән берлектә "Зирәкләр һәм тапкырлар" кичәсе үткәрдедәр. Укучылар төрле, шул исәптән логикага нигезләнгән сорауларга җавап бирделәр, "Башваткыч"ларны да дөрес чиштеләр. "Күңел ачу уеннары һәм күңелле биюләр белән кичә сизелми дә үтеп китте", - дип язалар Күлле Киме мәдәният йорты сайтында. Китапханәче укучылар белән коррупция темасына махсус әңгәмә дә үткәргән. Шул ук вакытта балалар "Әкият илендә" дә булып кайтканнар. Бу хакта Күлле Кименең мәдәният йорты директоры Чулпан Саляхова хәбәр итә һәм чарадан фотолар тәкъдим итә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International