Встреча с депутатом Гос Думы

24 ноября 2016 г., четверг

Бүген Әтнә халкын Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Ирек Хәйдәр улы Зиннуров кабул итте. "Ашыт" мәдәни-спорт үзәгенең "Бердәм Россия" башкарма комитеты бүлмәсенә сораулары булучылар шактый җыелган иде. Рәсми затлар гына түгел, кем әйтмешли, "рядовой"лар да җитәрлек иде. Депутат, Татарстанның гына түгел, Россиянең легендар спортчысы, ватерпол остасы, сорауларга теләп җавап бирде. Язып алып телефон аркылы җавап бирермен дип вәгъдә бирде.

Ә сорауларның төрлесе булды - оешма  исеменнән дә, шәхси сораулар да бирделәр. Иң мөһиме - депутат игътибар белән тыңлап, үзе үк бу сорауны киңәйтеп, ни өчен алай булуын ачыкларга тырышты. Кыскасы, хәлгә кереп сөйләште. Килүчеләр үкенмәгәннәрдер.

 

 

 
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International