Открытие ФАПа в Атнинском районе

17 сентября 2016 г., суббота

Махсус программа нигезендә, Әйшияз авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Ачылыш тантанасына авыл халкы гына түгел, күрше-тирә авыллардан да килгәннәр. Күптән көткән шатлык булды ул бу як авылларда яшәүчеләр өчен. Чөнки ФАП Каенсар авылы халкына да хезмәт итәчәк. Биредә эшләүче дә Каенсар авылыннан: Лидия Хафизованы яңа ФАП белән котлап кына калмадылар, мактаучылар да күп булды.

Районның баш табибы Азат Гарипов та, район хакимияте башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наил Сибагатов та республикада халык тормыш-көнкүрешен җиңеләйтүгә юнәлдерелгән программаларның яхшы эшләвен, хөкүмәтебезнең бу бүләген куанып кабул итүләрен билгеләделәр.

ФАПны авыл имамы Гарифҗан Кадыров Коръән аять-сүрәләре белән ачып җибәрде. Яңа бинага беренче булып ул атлап керде...

(Мәкаләнең дәвамын газетада укый аласыз).

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International