Атнинцы, проголосуем за символы Казани для новых банкнот 200 и 2000 рублей!

2 августа 2016 г., вторник

2017 елда чыга башлаячак 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан күренешләре урын алырга тиеш!

Бу Казанда һәм Татарстанда яшәүчеләрнең активлыгына бәйле. Исегезгә төшерәбез: Россия Үзәк банкы әлеге уңайдан конкурс игълан иткән иде.

Купюраларда төшереләчәк шәһәрләрне, алардагы истәлекле урыннарны күрсәтеп, бердәм тавыш бирүебез юкка булмаган: Казан 5000 тавыш җыйган шәһәрләрнең киңәйтелгән исемлегенә керде! Казан федераль университеты, Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете яңа банкнотлар өчен символлар бәйгесенең икенче этабына үтте.

5 августтан 30 августка кадәр символларны сайлап алуның икенче этабы – “Халыктан сорашу”. “Җәмгыять фикере” фонды тарафыннан россиякүләм аноним сорашу үткәрелә. Аның нәтиҗәсе буенча 10 шәһәрдән торган кыска исемлек игълан ителәчәк.

Гөлүсә Батталова, Күәм авылы

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International