На сколько и кому повысят пенсию с 1 августа 2016 года?

2 августа 2016 г., вторник

1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсия акчалары артачак. Арта дигәч тә, артык күпкә түгел билгеле, аласы акча пенсионер туплаган баллар исәбенә карап арта. Иң зур балл – 3. “Әгәр эшләүче пенсионерның 3 баллы бар икән, шуны 71 сум 41 тиенгә тапкырлыйсың, шул рәвешле 214 сум 23 тиенгә артачак. Иң зур арту шушы. Әгәр эшләүче пенсионер эштән туктап, 3 ай ял иткән булса, аның баллары 74 сум 27 тиенгә тапкырлана. Инфляция хисабына ел саен индексацияләнә торган арту эшләмәүче пенсионерларга гына кагыла”, – дип аңлатты Әтнә пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Нәҗмиева.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International