В Атнинском районе продолжается закладка сенажа

16 июня 2016 г., четверг

Сенаж салу дәвам итә. Бу эш аеруча “Тукай”, “Ленин”, “Шахтер” хуҗалыкларында яхшы оештырылган. Биредә “Таң” аерым урын алып тора, дияргә була. Шулай булмый ни, саннарга караганда, хуҗалык сенажга дип бөтен район урдырганның 6/1ен, барлык район чокырларгасалганның 5/1ен туплаган.

Эш яхшы оештырылган. Иртәнге 7дән кичке 10нчы яртыларга кадәр басу-чокыр юлын таптый хуҗалыкның шофер –т ракторчылары. Бу хакта үлчәүдә эшләүче Гадения апа Дәүләтшинадан сораштым.

Сенажга люцернаны “Ягуар”да Илсур Гыймадиев, “КСК” белән Әлтаф Усманов тарата. Фәнис Гыйниятуллин, Раушан Сираҗиев, Раил Хәсәнов прицеплы, шулай УК Илфат Сабитов һәм Рафил Сибгатуллин да “КамАЗ”лар белән, ә Реваль Мөхәммәтҗанов, Фирдүс Шакирҗанов “МТЗ-1221” тракторларында яшел массаны Кышлау фермасындагы чокырга ташыйлар. Шунысы игътибарга лаек, көнсаен 9-10 рейс ясыйлар. Элекке көннәрне Яңа Шашы, Иске Җогып басуларыннан ташысалар, бүген ара якынайган – Кышлауның үз басуыннан алып кайталар. Димәк, эш тизлеге тагын да артачак. Массаны чокырда зур егәрлекле тракторлар белән Расих Шаһиев һәм Харис Хәйбуллин таптата.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International