В Атнинском районе отметили День России

13 июня 2016 г., понедельник

12 июнь – Рәсәй көне. Шушы уңайдан район мәктәп яны лагерьларында кызыклы чаралар уздырыла.

Комыргуҗа мәктәбендә - “Россия Федерациясенең һәм Татарстанның дәүләт символларын беләсезме?” исеме астында викторина, туган ягыбыз тарихына багышланган әңгәмә.

Күәм мәктәбендә - “Безнең илебез “ - викторина.

Түбән Көек мәктәбе – асфальтта рәсем ясау бәйгесе, нәсел гербларын сүрәтләү буенча. “Россия – минем Ватаным” темасына әңгәмә.

Олы Мәңгәр мәктәбе – Шул бәйрәм  уңаеннан укучылар белән әңгәмә, “Символы России” стена газетасын чыгару.

Бәрәзә - “Символика России” интеллектуаль уен бәйгесе, рәсем бәйгесе.

Күшәр - “Россия көне” исеме астында әңгәмә, туган ил, туган як турында җырлар бәйгесе, “Найди знамя”- интеллектуаль уен.

Күңгәр мәктәбе – Россия символлары буенча әңгәмә, “Минем туган ягым” викторинасы, “Мин Россиядә яшим” шигырь бәйгесе.

Яңа Шашы мәктәбе - “Канун һәм без” исеме астында укучылар һәм вожатыйлар арасында аралашу сәгате, “Мин туган ягымны яратам” исемле рәсем һәм хикәяләр бәйгесе, спорт сәгате.

Күлле Киме мәктәбе – Сибгат Хәким музеена сәяхәт, “Әгәр мин президент булсам” иншалар бәйгесе.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International