Атнинский механизатор примет участие в российском чемпионате по пахоте

3 июня 2016 г., пятница

18 июнь көнне “Күңгәр” хуҗалыгы тракторчысы Ирек Галиев һәм аны озата баручы инженер Илфар Сәләхов механизаторларның җир эшкәртү ярышына китәләр. Тракторчы Төмән өлкәсендә 19-25 июньнәрдә узучы Россиянең спорт сукасы буенча Vчемпионатында катнаша. Оештыручыларның бик җитди оешмалар булуын күзаллаган хәлдә, зур бәйге икәнлеге бәхәссез. “Росагролизинг”тан тыш, Россиянең авыл хуҗалыгы министрлыгы, Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы да оештыручылар санала. Бәйгедә җиңүче Россияне Кениядә узачак дөнья чемпионатында тәкъдим итә. Бу хакта тулырак итеп соңыннан язарбыз.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International