“Тукай”да кичә үк дамба кырыендагы басуларны чапканнар. Хуҗалыкның күпьеллык үлән мәйданы шактый зур. Шулай да аны, комбайнчы егетләр сүзләренә караганда, Сабантуй бәйрәмнәренә кадәр тәмамларга уйлыйлар.
- Тырышабыз инде. Озын сменада эшлибез. Ашарга, эчәргә алып килеп торалар. Эш шартлары уңай, - дип көлешәләр “МакДОН” комбайнчылары Инсаф Бәйрәмов һәм Ильяр Гайфуллин.