Посевные работы в Атнинском районе набирают темпы

13 мая 2016 г., пятница

Эшләсәң эш карышмый, дигән гыйбарәне ишеткәнегез бардыр. Эше уң баручыны мактап әнә шулай диләр.

Бу очракта язгы кыр эшләрен күз алдында тотам. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 11 майга биргән сводкасына караганда, районда язгы чәчү дә 71 процентка үтәлгән яки тиешле 27667 гектар мәйданнарның 19738 гектарында башкарылган. Күмәк хуҗалыкларның күбесе – рапс һәм кукуруз чәчәләр. “Ленин”да 40 гектарда люпин да чәчтеләр.

Быелгы язгы кыр эшләренең, шул исәптән чәчүнең төп үзенчәлеге шул – күмәк хуҗалыклар барлык эшләрне бер чама башкаралар. Әйтик, язгы чәчүне уртача 71 процентка үтәсәк, “Шахтер” һәм “Уңыш”та ул – 79-84, “Мәңгәр” һәм “Дусым”да 50-58 процент тирәсе. Аерым культураларга килсәк, борчак тулысынча чәчеп тәмамланды, арпа, солы, хәтта сабан бодае тәмамлану алдында. Хәер, алары да кайбер хуҗалыкларда гына калып бара инде.

Шул ук көнгә язгы чәчү Татарстан буенча 69 процентка башкарылды. Узган елны бу көнне 54 процент кына иде. Зәй, Апас кебек көньяк районнарда 94-90 процент ук тәшкил итә. Шунысы куанычлы, безнең район да алдынгы – әйдәп баручылар исемлегендә. Район авыл хуҗалыгыннан алган мәгълүматларга күз салыйк.

Беренче багана – хуҗалыклар, икенче – чәчкән мәйданнар (гектарларда), өченче – чәчкән мәйданнар (процентларда)

Уңыш                   2182     84

Шахтер               2569      79

Күңгәр                 1326      77

Ленин                  3290      75

Таң                        2522      73

Тукай                    3359       71

Күшәр                  2083         70

Дусым                 1199         58

Мәңгәр               1208         49

Район буенча 19738       71


Хәмит БАДИКОВ

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International