Ветераннар арасында узучы " Балкыш" фестиваленең гала концерты бәйрәм алдыннан Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында узды. Әлеге концерка авылларда яшәүче өлкән үзешчән артистларның иң - иңнәре сайланып алынган иде. Дөресен генә әйткәндә, өлкәннәзребез арасыөнда шулкадәр талантлы, сәләтле җырчы - биючеләр бар икәненә сокланып утырдым. Өлкән яшьтә булсалар да, яшь лэрнен борынына чиертә әле алар. Яшь чакларында яратып тыңлаган, җырлаган җырларын, дәртле биюләрен тамаша залында утыргантыл ветераннары да,сугыш чоры балалары да, гомумән, җыр - моңга гашыйк һәркем яратып карады. Өлкәннәр өчен шунда ук чәй өстәлләре дә әзерләнгән иде. мәдәният бүлеге Таткинодан алып кайткан татарча фильмнарны да бик яратып карадылар. Чыгыш ясаучылар каршында район советы аппараты җитәкчесе Гөлнгара Гәләүтдинова, мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Хәйретдинов чыгыш ясап, өлкәннәрне якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар. Соңыннан фестивальнең гала концертында катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды.