Конкурс чтецов, приуроченый к 130 - летию выдающегося татарского поэта Габдуллы Тукая

2 апреля 2016 г., суббота

Татарның бөек шагыйренә –  130 ел Быел татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел була. Шул уңайдан районыбыз­да төрле чаралар уза. Чираттагысы 6 апрель көнне «Ашыт» мәдәният һәм спорт үзәгендә сәгать 15.00дә башлана. «Тукай истәлекләре» дип исемләнгән шигырь уку бәйгесендә районыбызның 5 яшьтән 16 яшькә кадәрге булган балалар катнаша ала. Район сәнгать мәктәбе үткәргән бәйгедә үзегезне сынап карыйсыгыз килсә, 5 апрельгә кадәр гаризаларыгызны җибәрү кирәк булачак. Тулырак мәгълүматны район сәнгать мәктәбенә 2-11-67 номерына шалтыратып белә аласыз.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International