Шәхси хуҗалыкларда “Эмкар” һәм “Сибика”га каршы вакцинация башлана. Ветеринар станциянең мал табибы Салих Шаһиев сүзләренә караганда, бер үк вакытта йорт хуҗасы белән еллык хезмәт күрсәтүгә килешү дә төзелә. Башка еллардан аермалы буларак, быел бруцеллез һәм лейкозга тикшерү өчен терлекләрдән кан да алалар. Көннәр җылы торса, бу эшне кечкенә авылларда башларга да уйлыйлар. Ә күмәк хуҗалыкларда терлекләрдән канн алу дәвам итә.