В передаче Башваткыч – труженики сельского хозяйства Атнинского района

22 февраля 2016 г., понедельник

“ТНВ” каналында барган “Башваткыч” тапшыруы турында белмәгән ишетмәгән кеше юктыр. Соңгы вакытта анда безнең райондашларыбыз да еш катнаша. Күптән түгел генә район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре чыгыш ясады. Алар арасында Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы Фәридә Хәсәнова да бар иде. Бу тапшыруны 27 февраль көнне “ТНВ” каналыннан 19.00 дә, “ ТНВ- Планета” каналыннан 11.00 һәм 19.20 та карый аласыз. Әтнәбезнең горурлыгы булган уку йорты быел 50 еллык алтын юбилеен билгеләп үтәчәк. Шушы уңайдан техникум укучылары катнашында да тапшыру әзерләнәчәк дип көтелә.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International