2015 елны районыбызның терлекчелектә тоткан роле – Татарстан хөкүмәте билгеләгән рейтингы хакында язган идек инде.
Авыл хуҗалыгы рейтингы районның икътисадын, үсемлекчелек һәм терлекчелеген күзаллап төзелгән. Ерак күршебез, безнең кебек үк башка чыгып үз йортын төзеп ятучы Теләче гомуми рейтингта 15 урында урнашкан. Аерым рейтингларына килсәк, үсемлекчелеге – 16, икътисады – 17, терлекчелеге 18 урында. Яшел Үзән 12 урында. Икътисады – тотрыклы, 5 урында ук, терлекчелектә һәм үсемлекчелектә 15 урын алган. Янәшәсендә, гомуми 11 урында “ут күрше”без – Арча районы. Үсемлекчелек рейтингында 5 урын алса да, терлекчелектә – 10 урын белән канәгатьләнгән, нәтиҗәдә икътисады 19 урынга ук тәгәрәгән. Кукмара – гомуми рейтингта алтынчы урында. Терлекчелеге – 5, үсемлекчелеге 13 урында, ә авыл хуҗалыгы өлкәсендәге икътисады нык – 4 урында ук урнашкан. 5 урында Саба районы, биредә үсемлекчелек 9 урында ук булса да, терлекчелеге нык – рейтингта 2 урында булган, шул сәбәплеме, авыл хуҗалыгындагы икътисады да артык артка тәгәрәмәгән – 8 урында. Актаныш районы узган елны игенчелектә бик яхшы нәтиҗәгә иреште, үсемлекчелеге буенча ул рейтингның 4 баскычында урнашкан. Терлекчелеге һәм икътисады 6 урын яулаган. Нәтиҗәдә, авыл хуҗалыгының гомуми рейтингында – 4 баскычта.
Тукай районы 3 урын алган. Терлекчелеге – 4 урында, үсемлекчелеге – 7 баскычта булса да, икътисады республика авыл хуҗалыгында иң яхшысы – 1 урында. Терлекчелектә дә, үсемлекчелектә дә төп көндәшләрнең берсе саналган Балтач районы 2 урында урнашкан. Районның үсемлекчелеге республикада 1 урында, терлекчелеге һәм икътисады – 3 баскычта.
Иң куанычлысы, авыл хуҗалыгы өлкәсендә Татарстан районнары рейтингының 1 баскычында – безнең район. Икътисадыбыз һәм үсемлекчелегебез республика районнары арасында 2 урында саналса, терлекчелегебез – бәхәссез 1 урында!
Татарстандагы алдынгы районнарның 2015 елда авыл хуҗалыгы буенча җыелма рейтингы
|
Район |
Җыелма рейтинг |
Икътисад рейтингы |
Үсемлекчелек рейтингы |
Терлекчелек рейтингы |
|
Әтнә Балтач Тукай Актаныш Саба Кукмара Буа Апас Әлки Зәй |
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 |
2 3 1 6 8 4 11 13 7 9 |
2 1 7 4 9 13 8 6 11 3 |
1 3 4 6 2 5 9 11 14 20 |
Хәмит БАДИКОВ