Надой на 1 корову в среднем по району - 20,87 кг.

5 февраля 2016 г., пятница

1 февральгә район күмәк хуҗалыклары 145732 тонна тулай савым алуга ирештеләр.

Узган елның шул ук чорындагыдан 20728 килограммга күбрәк бу. Биредә барлык хуҗалыкларның да өлеше сизелерлек булды. Аеруча бүгенге көндә көн саен 20 тоннадан артык сөт савучыларны мактап телгә алу урынлы булыр. 1 февральгә “Ленин” - 23416, “Таң” - 23050, “Шахтер” - 23005 һәм “Тукай” 20448 килограмм тулай савым алдылар. Күз алдына гына китерегез: барлык сауган сөтнең 61 проценттан артыгы алар өлеше! Шунысы кызык, зачетта да бу 4 хуҗалык өлеше 61 %ка якын.

Зачет исәбеннән сату да куанычлы. Бу көнне ул былтыргыга карата +16788 килограмм тәшкил итә. Сүз уңаеннан, бу көнне шәхси хуҗалыклар саткан сөт күләме дә 16 тоннадан артык.

Бер сыердан сауган уртача сөт күләме 20,82 килограмм булды, узган елгыдан 1,79 килограммга артык. “Таң” бер баштан былтыргыга караганда 6 кило ярым сөтне артык сава. “Тукай”ныкы – 4,5, “Күңгәр”неке – 2,64, “Күшәр”неке 1,37 килограммга күп.

Беренче багана – хуҗалыклар, икенче – 1 февральгә тулай савым, дүртенче – бу көнне зачет исәбеннән сату, өченче, бишенче – былтыргыдан артык яки ким.

Дусым                10540 +331      11501 +331

Күңгәр                 6907 +832        7407 +1538

Күшәр                18100 +1093    19269 +654

Ленин                 23416 +762     24306  -267

Таң                     23050 +6500   24006 +6536

Мәңгәр              12598 +1177    13804 +1049

Шахтер           23005  +5171    24318 +4082

Уңыш                 7268  -375         7430   -332

Тукай                20448 +4195     20014 +3197

Район буенча 145732 +20728 152055 +16788

 

 


Хәмит БАДИКОВ

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International