Әтнәдә күңелле слет

5 декабря 2015 г., суббота

“Гадәти җыелышны да күңелле итеп уздырырга була икән”. - Мәктәптән тыш эшләр үзәге Мәгариф бүлеге белән берлектә уздырган районның Татарстан варислары слетыннан соң әнә шулай диючеләр күп булды. Чыннан да, гап-гади слет иде ул. Тик флеш-моб, катнашучылар белән үзара әңгәмә, сорау-җаваплар аны гаять дәрәҗәдә җанлы итте.

Чараны мәгариф бүлеге мөдире урынбасары Рамил Шәйхиев ачты, ә Мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән Раилә Фәхретдинова үзе оештырган чараны күңелле итеп алып та барды. Шунда ук районның балалар оешмасы советы рәисен сайладылар – бу вазифага Олы Әтнә мәктәбеннән Язилә Халикова сайланды. Республика слетына делегатлар да билгеләнде. Аларны совет кураторы Алсу Хәбибуллина алып барачак... Кыскасы, болар турында газетадан укып белә аласыз, ә түбәндә фотоларны карарга була.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International