В районе стартовала Декада добра и милосердия

3 декабря 2015 г., четверг

Районыбызда 1851 мөмкинлеге чикләнгән кеше яши, балачактан аерым игътибар кирәк булган балалар саны –167, мөмкинлеге чикле балалар – 58, коляскада утыручы мөмкинлеге чикле райондашларыбыз–36, шуларның өчесе– балалар. Эш яшендәге мөмкинлеге чикле булучылар – 549, мәктәптә укучы мөмкинлеге чикле балалар –21, коррекция мәктәпләрендә укучы 19 бала бар.

Үзебезчә әйтсәк, шәфкатьлелек ункөнлеге бара. Беребезгә дә яңалык түгел, элек–электән килгән матур гадәтебез бар, үзебезнекеләргә үзебезнең ярдәм итәсебез килә, менә шушы ункөнлектә генә булса да күңел җылыбызны тоюларын телибез. “Абдуллаҗановлар, Гайфуллиннар, Гыйниятовлар һәм “Затлы” кибетләренә тартмалар куйдык, үзеннән өлеш кертергә теләүчеләр акчаларын шунда сала алалар. Безнең “Изгелек” социаль үзәгенә килүчеләр дә бар. Рилә Шәйхелнур кызы Юсипова “Үземнән өлеш кертәсем килә”, дип 1500 сум акча калдырды. Беренчеләрдән булып “Шахтер”, Ленин исемендәге,”Дусым” хуҗалыклары, Тукай авыл хуҗалыгы техникумы коллективлары үзләреннән зур өлеш керттеләр, ярдәм итүче башка оешмалар да бар. Төгәлен үк әйтә алмам, чөнки үзгәреп тора 240мең сумга якын акча җыйналды инде”, – ди “Изгелек” социаль үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Гүзәлия Садретдинова.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International